“Россия пенсионерлар союзы“ иҗтимагый оешмасының 15 еллык юбилее уңаеннан өлкәннәр арасында республика күләмендә шахмат ярышы узды.
Әлеге хәлиткеч бәйгедә катнашканчы, өстәл уенын яратучылар район бәйгесендә сыналу уздылар. Ир-атлардан Әгерҗедән Рафаил Гәрәев, Рамил Капилов, Вячеслав Прокопьев, хатын-кызлардан Красный бордан Людмила Ефимова, Яңа Акхуҗадан Люция Хәсәнова, Сарсак-Омгадан Тамара Николаева беренче-өченче урыннарны алдылар.
Рамил Капилов һәм Людмила Ефимовага республиканың иң оста шахматчалары белән сыналу хокукы бирелде. Уеннар онлайн-форматта узды. Людмила Ефимова – өч, Рамил Капилов 2,5 очко тупладылар. Нәтиҗәдә, Әгерҗе районы 30 команда арасында турнир таблицасының 19нчы баскычына урнашты.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/sport-denjasinda/geredn-ramil-kapilov-m-lyudmila-efimova-onlayn-shakhmat-uynadylar