Әгерҗедә «Ел укытучысы - 2023»конкурсының муниципаль этабы тәмамланды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

19 декабрьдә районның иң көчле 12 педагогы Әгерҗенең 1нче гимназиясендә узган "ел укытучысы" конкурсының финал этабында үз осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 нче мәктәпнең Инглиз теле укытучысы Ольга Исмәгыйлова "Ел укытучысы" исеменә лаек булды. “Педагогик дебют" номинациясендә Исәнбай мәктәбенең математика укытучысы Рәмис Газизов җиңүче булды. "Иң яхшы татар теле укытучысы" номинациясендә җиңүне Кадыбаш мәктәбенең татар теле укытучысы Эльмира Расулева яулады.

Алар барысы да Әгерҗе районын зона этабында тәкъдим итәчәк.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-zaversilsia-municipalnyi-etap-konkursa-ucitel-goda-2023

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International