Иж-Бубыйда «Яңа елга аяк басканда» исемле фотозона оештырылды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Иж-Бубыйда китапханәсендә китап сөючеләр игътибарына "Яңа елга аяк басканда" исемле фотозона оештырылды. Бу хакта Рафисә Мусина хәбәр итә.

Фотозона өлкәннәр һәм балалар, яшьләр өчен тәкъдим ителә. Шулай ук балалар өчен "Вместе с книгой в Новый год" исемле китап күргәзмәсе эшли, күргәзмәдә әдәби китаплар, әкиятләр урнаштырылды.

- "Оста куллар" түгәрәге эшләвен дәваи итте, мастер класс үткәрелде. Ел символы - Куян, "Кар бабайлар" күңелләрегездә шатлык уятыр дигән теләктә калам. Куяннар, мәче, яңа елны зарыгып көтеп тәрәзәдән күзләрен дә алмыйча карап торалар. Нәни Куян баласы хуш исле чыршы ылыслары, яңа ел энҗеләре арасында барыбызга да бәхет алып килүенә сөенеп торабыз. Песнәк белән Кызылтүшләр дә Яңа елны каршы алырга килгәннәр икән бит... - дип уртаклаша Рафисә Мусина.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/avyl-tormyshy/iz-bubyida-iana-elga-aiak-baskanda-isemle-fotozona-oestyryldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International