Татарстанда ОРВИ таралу сәбәпле, мәктәпләрдә каникулны күчерүгә ачыклык керткәннәр

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Каникул 28 декабрьдән башлана

Бүгенгә, ОРВИ таралу сәбәпле, мәктәп каникулын күчерү зарурилыгы юк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин белдергән. Шул ук вакытта ул хәзерге вакытта республиканың 66 мәктәбендә 395 сыйныфның карантинга җибәрелүен искәрткән.

Бүген 200ләп бала һәм 50 укытучы, үзләрендә чир билгеләре булу сәбәпле, фильтр аша үтә алмаган. Әмма республикада бер генә мәктәп тә ябылмаган әле. Шуңа күрә каникулны күчерү турында бернинди дә сүз була алмый.

Исегезгә төшерәбез: мәктәпләрдә каникул 28 декабрьдән башланып, 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/mgarif/tatarstanda-orvi-taralu-sabaple-maktaplarda-kanikulny-kuceruga-acyklyk-kertkannar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International