Кыз ТР Президенты каршында Мари костюмында чыгыш ясады
Без Кремльдә милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы узганын хәбәр иттек. Кадрәк авылыннан Вероника Манаева ТР Президенты каршында чыгыш ясады.
Әгерҗе районы делегациясе милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча Оештыру комитетының уртак утырышында катнашты.
Чара ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узды.
Әгерҗе районының Кадрәк авылы мәдәният йорты директоры Манаева Верониканың "ТР Әгерҗе районы мариларының туган телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе"дигән темага уңышлы чыгышы аерым билгеләп үтелә.
Вероника Валерьевна Мари костюмында доклад белән чыгыш ясады. Ул Рөстәм Миңнехановны 3 июньдә Пеләмеш авылында узачак Семык бәйрәменә чакырды. Президент шунда ук үз графигында бәйрәмгә килүне күздә тотарга кушты.
Исегезгә төшерәбез, бу көнне утырышта республикада Россия халыкларының мәдәни мирасы елын уздыруга һәм милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының төп юнәлешләренә йомгак ясалды.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/delegaciia-agryzskogo-raiona-priglasila-rustama-minnixanova-na-prazdnik-semyk