Линар Нургаянов үзәк район хастаханәсендә булды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Эшнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.
Бүген Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов район үзәк хастаханәсен тикшерде.

"Бинаны капиталь ремонтлау буенча җитди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Халыкны сыйфатлы медицина хезмәтләре белән тәэмин итү хакимият органнарының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала һәм даими контрольдә булачак", - диде ул.

Шулай ук район җитәкчесе хастаханәнең стационар бүлекләрендә медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты, кирәкле медицина җиһазлары, персоналның эш шартлары белән кызыксынды.

Ленар Фәридович стационарда булу һәм дәвалау шартлары белән танышты, хирургия, терапия, педиатрия бүлекләре палаталарын карады. Хастаханәнең медицина персоналы, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты буенча пациентлар белән аралашты һәм тизрәк савыгуын теләде.

Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге белән берлектә биналарны капиталь ремонтлау, кадрлар җәлеп итү, гомумән халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International