Әгерҗе халкы педагог һәм остаз елын ачу тантанасында катнашты

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Чарада катнашучыларны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, шулай ук Рөстәм Миңнеханов котлады.

Казан федераль университетында Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанда педагог һәм остаз елын ачу тантанасы булды. 

Әгерҗе районы педагоглары һәм остазлары Казанда мәгариф бүлеге начальнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге делегация составындагы тантаналы чарада, шулай ук район башкарма комитетында видеоконференция режимында катнаштылар. Видеоконференциягә ТРның барлык районнары тоташтырылды. 

Чарада катнашучыларны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, шулай ук Рөстәм Миңнеханов котлады. 

Педагог һәм остаз елы кысаларында педагог һөнәренең абруен күтәрү буенча чаралар, һөнәри педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар уздырылачак, педагогик династияләргә күп игътибар биреләчәк, аларның электрон каталогын булдырачаклар һәм башкалар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International