Гомуми исемлектә 4001 фамилия бар.
Бүген хакимияттә Әгерҗедә Хәтер дивары төзелешен тәмамлау буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Сотов рәислегендә узды, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте.
Шәһәр халкы мөрәҗәгате буенча Әгерҗе районы тарих музее архив бүлеге белән берлектә Яңа мемориалда исемнәре тәкъдим ителәчәк Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар исемлегенә соңгы чагыштыру һәм төзәтмәләр кертү процедурасын башкарды.
Музей директоры Гөлнас Джаметова сүзләренчә, исемнәре Хәтер стенасында мәңгеләштереләчәк кешеләрнең гомуми исемлегендә 4001 фамилия исәпләнә. Шуларның 2771е-һәлак булган һәм хәбәрсез югалган, 1230ы – сугыштан соң үлгән әгерҗеләр.