Александр Лапшин 2022 ел нәтиҗәләре турында сөйләячәк.
20 февральдә 15:00 сәгатьтә администрациянең актлар залында Әгерҗе районы Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы узачак. Бу хакта Администрация матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн тәртибенә Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшинның 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча отчеты турындагы мәсьәлә куелды.
Утырышка иҗтимагый берләшмәләр, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, шәһәр һәм район Советлары депутатлары - район активы чакырыла.