Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге халыкка мөрәҗәгать итә

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Полиция бүлегенә мәгълүмат бирегез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе территориясендә элек банк караклыклары булган затлар тарафыннан банк бүлекләренә ут төртү очраклары ешайган.

Әлеге җинаятьләр урланган акчаларны кире кайтару сылтавы белән җинаятьчеләр кушуы буенча кылына. Ел башыннан бирле мондый ике очрак Татарстан Республикасы территориясендә дә теркәлгән: аерым алганда, Яр Чаллы һәм Азнакайда.

Ике очракта да җинаятьчеләр Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре булып таныша, акчалата бүләк өчен банк бинасында яндыру һәм башка хокукка каршы гамәлләр кылырга тәкъдим итә.

Хөрмәтле райондашлар! Сездән уяу булуыгызны һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәвегезне үтенәбез.

Шикле шалтыратулар булган очракта, полиция бүлегенә яки 02 яки 8 (85551) 2-25-41 телефоннары буенча мәгълүмат бирегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International