Узган атнада никах бер пар белән генә тәмамланды.
- Быел 14 февральдә-Гашыйклар көнендә-ЗАГС бүлегендә нибары бер пар өйләнеште. Кызганыч, хәзер яшьләр арасында мондый бәйрәмнәргә әһәмият бирүчеләр аз. Берничә ел элек Гашыйклар көнендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, шулай ук матур даталарда (18.08.18) ЗАГС бүлегендә шау-шу булды, никахлашырга теләүчеләрнең чираты. Ләкин хәзер алай түгел. Ә мин шундый матур даталарда бик күп матур гаиләләрнең тууын телим. Мәсәлән, тиздән матур дата булачак – 23.03.23.
Безнең гаиләгә килгәндә, без ел саен Гашыйклар көнен бәйрәм итәбез. Ирем Артем белән без 17 ел өйләнештек. Безнең никахлашу көне дә матур датага туры килә – 02.06.06. Бер-беребезгә туй көнендә генә түгел, 14 февральдә дә бүләкләр бирү-гаиләбезнең күркәм традициясе. Бу бит якын кешеңне яратуыңны белдерү өчен менә дигән сәбәп.