Районда яңа билгеләнү булды

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Баш ветеринария табибы билгеләнде.

ЗАКИРОВ Ренат Рафаэль улы Әгерҗе районының Баш ветеринария табибы итеп билгеләнде.

Ринат Закиров 1984 елда Түбән Камада туган. «Ветеринария табибы»белгечлеге буенча Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.

Һөнәри эшчәнлеген 2006 елда Алабуга районында ветеринария табибы булып башлый. 2008 елда Менделеевск район ветеринария берләшмәсенә ветеринария табибы-эпизоотолог итеп билгеләнә. Анда 2013 елга кадәр уңышлы эшләп, ветеринария табибы статусында кабат Алабуга районына күчә. 
***
Элек Әгерҗе районының Баш ветеринария табибы булып эшләгән Ринат Хисмәтов, башка эшкә күчү сәбәпле, эшеннән азат ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International