Илсөя Бәдретдинова: «Шулхәтле здоровый ирләрне гомеремдә дә күргәнем юк иде»

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Җырчы кичерешләре белән уртаклашкан

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова көрәш буенча Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирны ачу тантанасында җырлады. Бу хакта Интертат яза.

«Торып бас» җырын башкарганда, экранда Муса Җәлил турнирын төрле елларда һәм берничә тапкыр откан батырларның исемнәре чыгып барды. 

«Бер урында шуның хәтле здоровый һәм чибәр ир-егетләрне гомеремдә дә күргәнем юк иде. Мин барыгызга да уңышлар телим, сәламәтлек телим. Җиңүләр әле алда булсын, бүген булсын. «Менә ичмасам безнең егетләребез», – дип горурланып торырлык булса ярар иде. Уңышлар сезгә!» – диде Илсөя сәхнәдән. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/ilsoia-badretdinova-sulxatle-zdorovyi-irlarne-gomeremda-da-kurganem-iuk-ide

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International