Линар Нургаянов Радмир Беляевка нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде
Әгерҗе районы делегациясе Алабугада һәм Менделеевскида булды. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургачнов үзенең рәсми аккаунтларында хәбәр итте.
"Сәнәгать паркларын булдыру тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Менделеевск районында булдык. Күп кенә мәсьәләләр тикшерелде: урнашу урыны, инфраструктура, челтәр, ташламалар. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляевка җылы кабул итүе һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт. Бергәләп һәм үсеп алга барырга кирәк. Мондый юлдан барсак, куелган максатларга ирешербез дип ышанам!"- дип язды Ленар Фәритович.
Әгерҗеләр Алабуга районының Малореченский бистәсендәге "Мир" ҖЧҖдә сөт комплекслары төзү һәм сыерлар һәм бозауларны карап тоту буенча Алабуга коллегаларының тәҗрибәсе белән таныштылар.