Әгерҗеләр илле километр чаңгы уздылар

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Әгерҗе районы чаңгычылары Чаллыда традицион XXII Кама чаңгы марафонында катнаштылар.

Россиянең төрле төбәкләреннән 380 спортчы 5, 30, 50 км дистанцияләрне узды.

Үз яшь категориясендәге 50 км га узышта Анатолий Дмитриев (Бима) – беренче, Эдуард Михайлов (Пелемеш) – икенче, Данил Прокопьев (Әгерҗе) - унөченче урыннарны алды.

30 км дистанциядә өченче урынны Әгерҗедән килгән Клим Митрофанов алды. Шул ук дистанциядә Байтуган авылыннан Зинаида Николаева-дүртенче, Әгерҗедән Данил Куртеев бишенче урынны алды. Бимадан Богдан Павлов, Иван Корепанов, Тимур Латыйпов, Владислав Васильев, Руслан Николаев, Әгерҗедән Камил Әхтәмов та ышаныч белән утыз чакрым юл үттеләр.

5 километрлы дистанциядә Әгерҗе укучылары Элина Латыйпова һәм Олег Сунцов призерлар булды. Элина-икенче, Олег-өченче.

Марафон җиңүчеләренә һәм призерларына медальләр һәм сертификатлар тапшырылды. Барлык катнашучылар да истәлекле медальләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International