Әгерҗедә милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу тантанасы узачак

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Тематик экспозицияләр тәкъдим ителәчәк

Әгерҗедә милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу тантанасы узачак.

Чарада районның милли-мәдәни үзәкләре вәкилләренең тематик экспозицияләре, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре, милли ризыклар һәм интерактив мастер-класслар тәкъдим ителәчәк. 

Керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаганда, 2023 елның милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр эгидасы астында узачагын хәбәр итте. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/obyavlenie/v-agryze-proidet-torzestvennoe-otkrytie-goda-nacionalnyx-kultur-i-tradicii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International