Әгерҗедә халыкка хәбәр итү системалары эшли башлаячак

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Бу планлы чара

1 мартта 10.40-10.43 сәгатьләрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең Төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген комплекслы тикшерәчәк, сиреналар эшләтеп җибәреләчәк. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу планлы чара-халыкны паникага бирешмәскә чакыралар. Тикшерү бөтен республика буенча 520 дән артык техник хәбәр итү чарасын эшләтеп җибәрү юлы белән үткәреләчәк.

"Һәркемгә игътибар" дигән сигналдан тыш, халыкка тавышлы хәбәрләр белән дә хәбәр итәчәкләр. Муниципаль берәмлекләрдә шулай ук ашыгыч хезмәт автомобильләрендә урнаштырылган сиреналар һәм тавыш көчәйткечләр кулланылачак.

Республика халкы җирле радиостанцияләрдә/ТВ-каналларда да хәбәр итү тавышларын ишетә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International