Шәһәрлеләр өчен җыр һәм биюле бәйрәм оештырылачак.
Әгерҗедә кышын саубуллашу һәм язны, кояшны каршы алу бәйрәме 3 мартта узачак. Чара вокзал яны мәйданында 13:00 сәгатьтә башланачак.
Шәһәрлеләр өчен җыр һәм бию, халык күңел ачулары, балалар өчен уеннар, призлар һәм бүләкләр белән өлкәннәр өчен күңелле конкурслар белән бәйрәм оештырылачак.
Бәйрәмне оештыручылар: РЖД, РДК, балалар сәнгать мәктәбе һәм 6нчы балалар бакчасы.