Бүген Әгерҗе халкын бәйрәм концертына чакыралар

2023 елның 3 марты, җомга

Тантана 17:00 сәгатьтә башлана.
Бүген Әгерҗе район мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу тантанасы узачак. Бәйрәм 17.00 сәгатьтә башлана.

Чарада районның милли-мәдәни үзәкләре вәкилләренең тематик экспозицияләре, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре, милли ризыклар һәм интерактив мастер-класслар тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаганда, 2023 елның милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр эгидасы астында узачагын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International