Бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды. Министр Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразы, милли проектларны гамәлгә ашыру, өчьеллык чорга бюджетның аерым параметрлары турындагы доклад белән чыгыш ясады, шулай ук депутатларның сорауларына җавап бирде.
Дәүләт Думасы хәйрия акчаларын җыю тәртибен билгели торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Аерым алганда, коммерцияле булмаган оешмалар интернетта акча җыю максатлары турында мәгълүмат бастырырга һәм гражданнар биргән акчаларны кая юнәлдерергә, шулай ук иганә җыю өчен тартмалар урнаштыру урыннары турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак.
Әгерҗе районында социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 921 пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
8 октябрьдә Дәүләт Думасы алданган өлешчеләрне, торак-төзелеш кооперативлары әгъзаларын яклауга юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте. Инициатива ТТК әгъзаларына намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән торакның базар бәясе буенча дәүләттән компенсация алу хокукын бирә. Закон проекты Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендәге барлык фракцияләр вәкилләре тарафыннан кертелде.
Җомга, 1 ноябрьдә, бәйрәм алды булса да, эш көне бер сәгатькә кыскартылмаячак.
2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә масштаблы күчү көтелә.
9 октябрьдә 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Касай авылының Үзәк урамы буенча (1-62).
2019 елның 6 октябрендә Кызыл Чишмә поселогында "Нефтехимик" спорт клубы призына чаңгычылар - узышчылар арасында кросс буенча республика ярышлары узды"
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
Красный Бор авыл җирлеге администрациясе һәм депутатлары урманчылар белән берлектә паркта миләш аллеясы утырттылар.