Встреча Нового 2015 года в Табарлинском сельском поселении

Тәбәрле авыл җирлеге 2015 елны ЗУР әзерлек белән каршылады. Кар сыннары  ясау буенча авылларда  ярыш оештырылды. Күпкенә хуҗалыклар ярышта актив катнаштылар. Шулар арасында Яңа-Аккуҗа авылында  яшәүче 70 яшьлек Давлетшина Замфира Фатых кызы үзенең йорты каршына  9 төрле кар сыннары ясап куйды.

















Яңа-Аккуҗа авылында  Каирова Зөлфия Миңнезахидлар  йорты каршында да боздан ясалган  сыннар урамны бизәп торалар.



Яна-Аккуҗа авылында Шабаева Айсина Гәскәр кызы ел саен Яңа ел бизәкләре, Кар сыннары ясап авылдашларын  куандыра.

Бу өч хуҗалык  Тәбәрле авыл җирлегендә  Кар сыннары  ясау конкурсында  беренче урыннарга  лаек  булдылар  һәм  аларга  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 




Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 12:35

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International