Әгерҗе районында өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

10 сентябрьдә муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә с айлаулар үтте.

10нчы бермандатлы Әгерҗе  сайлау округы буенча теркәлгән сайлаучылар саны – 1046. Сайлауга шуларның 239ы килгән (22,8 процент). Депутатка кандидат Антонина Анатольевна Дудкина өчен – 22 (9,21 процент), Эрнст Фәхретдин улы Ниязов өчен – 92 (38,49), Әнвәр Мянсур улы Рәхмәтуллин өчен 106 (44,35) сайлаучы тавыш биргән.

12нче бермандатлы Әгерҗе сайлау округы буенча теркәлгән  сайлаучылар саны – 1213. Сайлауда 203е (16,7 процент) катнашкан. Мөнирә Рифкать кызы Лаибуришвили өчен – 63 (31,03 процент), Анатолий Николаевич Макаров өчен – 125 (61,58) сайлаучы тавыш биргән.    

5нче Кам.Ключ бермандатлы сайлау округы буенча 53 сайлаучы теркәлгән. Сайлауда шуларның 50се (94,3 процент) катнашкан. Ирина Александрована Иванова өчен – 1 (2 процент), Игорь Александрович Корнев өчен – 4 (8), Геннадий Михайлович Орехов өчен 45 (90) сайлаучы тавыш биргән.

3нче Кырынды бермандатлы сайлау округы буенча  сайлаучылар саны – 76. Сайлауга 52се килгән (68,4  процент). Елена Александрована Гельмянова өчен – 20 (38,4 процент), Рәсил Радик улы Шәйдуллин өчен – 27 (51,9), Рәис Соббух улы Яхин өчен 5 (9,62 ) сайлаучы тавыш биргән.          

Территориаль сайлау комиссиясе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International