Әгерҗелеләр дә мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованы искә алу концертына барды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Картаямыни соң йөрәк? Язмамны нәкъ менә шул сүзләр белән башлавымның матур сәбәбе бар. Сишәмбе көн без – районыбыздан бер төркем лаеклы ялдагы яшь йөрәкле ханымнар автобуска төялеп, дүрт йөз чакрым ераклыктагы Казанга – мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованы искә алу концертына бардык.

...Ә кичә искиткеч булды. Бер меңгә якын кеше сыешлы “Пирамида“ концертлар залы шыгрым тулы. Хат-истәлекләргә үрелеп барган кичәдә Әлфия апа репертуарындагы җырларны башкаручы артистлар белән бергә Ул үзе дә – сәхнә түрендә. Әлфия апабыз зур экранда елмаеп, истәлекләргә, хисләргә бирелеп ала да җырлап җибәрә. Сәхнәдә дуслары, шәкертләре аны күтәреп ала, җырын дәвам итәләр, әкрен генә тамашачы кушыла. Ул арада бергә эшләгән хезмәттәшләре Кирам Сатиев, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәләхов, Җәвит Шакиров үзләрен җыр сәнгатенә алып кергән олы йөрәкле остазлары турында истәлек-вакыйгаларны искә төшерә.

Шул мизгелләрдә үзебезнең күңелләрдә дә истәлекләр яңара. Иң беренче тапкыр Әлфия Авзалова концертын 32 ел элек студент вакытта караган идем. Әнә  шул чакларны искә төшереп,  экранда япь-яшь Әлфия җырлый. Бүген залда тамашачы арасында утырган  алыштыргысыз музыканты  – чәчләренә чал кергән  Кәрим әфәнденең дә егет чагы әле... Авыл сәхнәсеннән дә бер генә тыңламаганмындыр үзләрен... Тагын (монысы соңгы тапкыр сәхнәгә чыгуы булмадымы икән инде)  Салаватның бер концертында, үзе әйтмешли, Легенданы сәхнәгә җитәкләп алып чыкканы һәм Әлфия апаның бер генә куплет җыр җырлаганы күңелемә уелып калган.

Истәлекләр, хатирәләр яңара, җыр-моң агыла. Аңа кичә тәмамлангач Әлфия апаның үзе кебек үк гади, мөлаем кызы Зөлфиясе, күп еллар концертларын алып барган якташыбыз – Биектау кызы Әлифә ханым белән бергәләп фотога төшү мизгелләре өстәлә. Әлеге истәлекле мизгелләргә  озын-озак юлның нәкъ менә мәшһүр артисткабызныкы булып күңелләрдә сакланып калган җырларын көйләп кайтуыбыз тәэсире дә килеп кушыла...

Картаямыни соң йөрәк,

Маңгайлар сырланса да?..

Күңелләрдә якты, матур хатирә булып озак сакланыр әле “Сагыну“ кичәсе...

Ххх

Безне әлеге искиткеч матур кичәгә алып баруны оештырган “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының элеккеге баш мөхәррире Рәмзия ханым Зариповага, уңайлы автобусында  безне көйләп-җайлап сәяхәт иттергән шоферыбыз – Тирсә егете  Ринат Гобәйдуллинга Аллаһының мең рәхмәте яусын.

Розалия КӘРИМОВА.

Яңавыл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International