Әгерҗе егетләре Сочидан – Яшьләр фестиваленнән кайттылар

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

14-22 октябрьдә Сочи 20 меңнән артык XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале делегатларын кабул итте. Делегатлар һәм волонтерлар арасында әгерҗелеләр дә бар иде. Без алардан фестивальдән алган хис-тойгылары белән уртаклашуларын үтендек.

Әгерҗенең 4нче мәктәбендә укыган Марат НАСЫЙРОВ быел Ижау медицина академиясенең стоматология факультетын һәм Удмурт дәүләт университеты каршындагы  дәүләт идарәсе буенча кече академияне тәмамлаган. Фестивальдә ул Удмуртия командасы составында катнашкан.

Фестиваль турында ул менә ниләр сөйләде:

–       Әлеге фестиваль турында мин бер ел элек ишеттем һәм үземнең алга анда катнашырга дигән максат куйдым. Чөнки мондый мөмкинлек кеше тормышында бер генә тапкыр була.

Май аенда әңгәмәгә чакыру алдым. Фестивальдә катнашырга теләге булганнарның санын күргәч бераз югалып калдым, әмма өметемне өзмәдем. Заявка бирүчеләрне йомгаклау кампаниясендә дә бер урынга 10 кеше дәгъва кыла иде әле.

Әзерлек барышында узган фестивальләрдә катнашучылар белән очрашулар уздырылды. Сентябрьдә төбәк әзерлек сменасында катнаштык. Ике көн дәвамында нон-стоп режимында инглиз теленә, башка илләрдән килүчеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәндек. Смена нәтиҗәләре буенча фестивальдә катнашучыларның исемлекләре пәйда булды. Анда үз исемемне күргәч, сөенечемнең чиге булмады.

Сочига ике көн бардык. Тик күңелсезләнергә вакыт булмады: каен тузыннан бүләкләр әзерләдек, инглиз телен кабатладык. Һәр станциядә уйнадык, гармунга биедек, Сочи кунакларына тәкъдим ителәчәк флеш-мобны кабатладык.

Сочида безне җылы итеп каршы алдылар һәм кунакханәләргә урнаштырдылар. Аккредитация узганнан соң һәркайсыбызны кыйммәтле бүләк көтә иде – безгә заманча смартфоннар тапшырдылар.

Фестиваль Олимпия паркында узды. Аның территориясе буенча йөрер өчен без велосипедлардан файдаландык.

Фестиваль дискуссия мәйданчыклары, спорт ярышлары, интеллектуаль уен, иҗади бәйге, күргәзмә, концертлар һәм башка бик күп чараларга бай булды. Көн саен 100ләп (!) чара уздырыла иде. Әлеге мәйданчыкларның спикерлары һәм модераторлары министрлар, сәясәтчеләр, җәмәгать һәм мәдәният эшлекләре булды. Икенче көнне үк Россиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров, сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Россия футбол берлеге Президенты Виталий Мутко,  дәүләт эшлеклесе Геннадий Зюганов белән очрашулар узды.

Бөтендөнья студентлары һәм яшьләренең фестивален ачу тантанасында без үзебезне тамашачы итеп кенә түгел, катнашучы итеп тә тойдык.

Белем бирү мәйданчыкларына танылган актерлар, режиссерлар, артистлар һәм спортчылар чакырылган иде. Планета яшьләре Сергей Безруков, Эдгард Запашный, Федор Бондарчук, Тина Канделаки, Елена Исинбаева, Владимир Меньшов, Егор Бероев, Ксения Алферова һәм башкалар белән очраштылар.

Ник Вуйчич белән күрешүне аеруча көтеп алдык. Моның өчен очрашу башланырга берничә сәгать кала ук чират алып куйдык. Әлеге очрашудан алган тойгаларны аңлатып, сөйләп кенә бирердәй түгел.

Мин шулай ук 2017 метрга йөгерүдә дә катнаштым. Формула-1 трассасы буенча биш мең катнашучы арасында йөгерү дә көч һәм дәрт өстәде. Һәр катнашучыга истәлек медале тапшырылды. Икенче көнне мин ГТО нормаларын тапшырдым. Анда да истәлек билгесе алдым.

Озак елларга җитәрлек матур тәэсирләр, онытылмас мизгелләр бүләк иткәне өчен фестивальгә мең рәхмәт. Без анда күпме яңа дуслар таптык, чит илләрдәге яшьтәшләребезне күзәттек, үзебезне күрсәттек.

Егерме меңнән артык актив егет-кызларның бер урынга җыелуы – үзе бер гаҗәеп күренеш. Әлеге зур чара тарихка һәм безнең йөрәкләргә мәңгегә кереп калыр.

Ххх

3нче шәһәр мәктәбен тәмамлаган Айдар САФИУЛЛИН –   Казан милли тикшеренү технология университетының III курс студенты. Югары уку йорты активисты  фестивальгә Татарстан  волонтеры буларак барган.

Фестивальгә әзерләнү, аның барышы Айдар күңелендә дә онытылмас кичерешләр калдырган:

–       Безне сентябрь аеннан укыта башладылар. Төркемнәрдә тренинг занятиеләре узганнан соң “Дөнья волонтерлары“ командасына керттеләр. Фестивальгә әзерлек барышында мине иң яхшы рекрутер (яхшы коммуникатив сәләтле һәм психологияне белүче белгеч) буларак бүләкләделәр. Командага волонтерлар сайлау буенча бик күп эш башкарырга туры килде.

Безнең команда 7 октябрьдә Сочига китте. 12сендә без инде делегатлар кабул итә башладык. Миңа Магадан өлкәсеннән килгән делегация белән эшләү бурычы йөкләнде. 30 кешелек делегацияне мин озатып йөрергә, кайда нәрсә урнашкан булуын күрсәтергә, чаралар программасы белән таныштырырга тиеш идем.

Фестиваль барышында мин үзебезнең Татарстан делегациясе өчен горурлык хисләре кичердем. “Republic of  Tatarstan“ дигән сүзләр язылган экипировкалы делегация башкалардан һәрчак аерылып торды.

Бөтен чаралар да медиаүзәктә узды. Миңа Зур боз сараенда фестивальне ачу тантанасында катнашу насыйп булды. Биредә делегатлар зур проблемалар күтәреп кенә калмадылар, аларны чишү проектларын да тәкъдим иттеләр. Соңыннан Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Мин Ник Вуйчич лекциясендә дә катнаштым. Анда эләгү өчен төнлә барып чират алдым.  

Нигездә  мин делегатларны төрле чараларга озатып йөрдем. Башка континентлардан килүчеләр белән аралашу бик тә кызыклы булды. Делегатлар өчен мавыгу буенча мастер-класслар уздырылды. Бик күп чаралар каралганлыктан, һәркайсы кичтән үк алдагы көнгә шәхси программасын төзеп куя иде.

Без Волонтерлар шәһәрчегендә яшәдек. Анда тематик кичәләр, дискотекалар, башка мәдәни чаралар уздырылды. Фестивальдә Россиядән төрле яшьтәге 5 меңнән артык волонтер катнашты. Безнең Татарстан командасында 70 яшьлек активист та бар иде. Без аларны “көмеш“ волонтерлар дип атап йөрттек.

Бу фестиваль мине бик күп уйланырга этәрде. Владимир Владимирович әйткәнчә, бездә – яшьләр кулында – илнең киләчәге. Аның нинди булачагы һәрберебездән тора. Шуңа күрә актив булудан курыкмагыз. Уңыш килсен дисәгез, һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз, әнә шундый чараларда катнашудан курыкмагыз, яшьтәшләрем.

Язманы Екатерина САМСОНОВА әзерләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International