Авыллардан да чүп җыя башладылар

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

1 январьдан Чаллының “Мехуборка“ компаниясе Әгерҗедә һәм авылларда каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнә башлады.

КЫШЫН АЙГА ИКЕ ТАПКЫР

“Мехуборка“ компаниясе 2010 елдан бирле республикада чүп җыю эше белән шөгыльләнә һәм бүгенге көндә 13 районга хезмәт күрсәтә. Яңа елдан безнең район халкы да әлеге компания хезмәтеннән файдалана башлады. “Мехуборка“ машиналары Әгерҗедән 120 чакрым ераклыкта урнашкан Гали авылына да, Красный бор зонасына да, кыскасы, бөтен авылга да барып җитә. Машина авылларга билгеләнгән график нигезендә килә һәм чүпләрне алып китә. Моның өчен халыктан булган чүпләрен капчыкка яки пакетка салып, машина киләсе көнне капка төбенә чыгарып кую гына сорала. Әгәр хезмәт күрсәтүче машина килгәндә хуҗалар өйдә булмый икән, моның өчен дә борчылырга кирәкми. Чөнки шофер белән һәрвакыт оператор йөри һәм ул чүпләрне җыеп бара. Кышкы чорда машина айга ике тапкыр киләчәк. Аның йөрү графигы белән “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының 98нче санында басылып чыкты. Ә язын чүп күпләп җыела башлагач, машина да ешрак киләчәк.

Искәрмә дә бар: зур-зур чүпләрне чыгарырга рөхсәт ителми. Әйтик, агач ботаклары икән, алар 50-60 сантиметр озынлыкта итеп киселгән булырга, яхшылап бәйләнергә яки капчыкка салынырга тиеш. Әгәр эре әйберләр ташлыйсыгыз бар икән, йөк машинасы аларны өстәмә бәягә килеп алып китәчәк.

 

ТҮЛӘҮ НИЧЕК АЛЫНА

Әлеге хезмәт түләүле. 1 январьдан авыл халкына да, район үзәгендә яшәүчеләргә дә чүп җыйган өчен тариф буенча акча түләргә туры килә. Ул йортта ничә кеше пропискада булудан карап алына. Бәясе – бер кешегә 50 сум. Түләү кәгазен ут-газ квитанциясе кебек ай саен алачакбыз. Аны почта, банклар, электрон хезмәт аша түләргә була. Әгәр балагыз студент, армиядә хезмәт итә, кемдер пропискада булып та шәһәрдә яши икән, белешмә булган очракта акча алынмый. Авылга җәйлеккә генә  кайтучылардан да түләү вакытлыча алына.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International