Әгерҗегә яңа сәнгать мәктәбе кирәк

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Әгерҗегә эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия КОГОГИНА килде.

ТӨП БАЙЛЫК – ХАЛЫК

Депутатның эшлекле визиты тимерьюлчылар белән очрашудан башланды.

–       Мин бүген сезнең алда депутат буларак 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясарга дип килдем, – дигән сүзләр белән Әлфия Гомәровна узган ел гамәлдә булган федераль һәм республика программаларына тәфсилләп тукталды.

–       Безнең төп байлыгыбыз ул – халык, димәк, сез. Шуңа күрә алдагы бөтен эшчәнлегебез дә халыкның сәламәтлеген ныгыту, тормыш-көнкүреш шартларын тагын да яхшыртуга юнәлтеләчәк, – дип билгеләп үтте депутат.

–       Ә минем бүгенге очрашудан  файдаланып, сезнең исемнән Әлфия Когогинага зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Нәкъ менә аның ярдәме белән без Красный бордагы “Алмалы“ лагерен капиталь ремонт программасына кертә алдык. Быел җәй көне әлеге лагерь балаларны яңарып каршы алды. Анда ял итүчеләр арасында тимерьюлчыларның балалары да бар, – дип дәвам итте район башлыгы Валерий Макаров.

Тимерьюлчылар халык илчесенә үзләрен борчыган сорауларны да җиткерделәр. Проблемалар шәһәрдәге юллар торышына, Заречная урамын газлаштыруга, БАМ күперен төзекләндерүгә, әйләнгеч юл төзүгә кагылышлы булды. Аларның хәл ителешен депутат шәхси контролендә тотачагын белдерде.

Шәһәрне үстерүгә, объектлар төзүгә зур өлеш керткәннәре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдиновка һәм “СтройГигант“ ширкәте директоры Тигран Агаджанянга депутатның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ӘГЕРҖЕГӘ ЯҢА СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕ КИРӘК

Әлфия Когогина аннан шәһәрдәге мөһим социаль объектлар буйлап сәфәр кылды. Беренче тукталыш республика программасы буенча сафка баскан “Олимп“ спорт комплексында булды. Биредә депутат объект белән танышты, эш шартлары, комплекска йөрүчеләр саны белән кызыксынды. Сүз уңаеннан: январь аенда бирегә йөрү саны тугыз меңнән арткан. 

– Бу –  яхшы күрсәткеч, – диде Әлфия Когогина. – Гомумән, мин сезнең өчен шатланам, әгерҗелеләр. Ниһаять, ничә ел хыялланган ике бассейнлы спорт комплексы сафка басты. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләр арта икән, моннан файдаланырга кирәк.   

Депутат биредә шөгыльләнүче футболчы кызлар, аларның тренерлары Илдар Идиятов белән дә аралашты.

–       Мин сезнең уңышлардан да хәбәрдар. Күптән түгел чемпион исеменә лаек булуыгызны да беләм. Алга таба да җиңүләр яулавыгызны дәвам итегез. Моның өчен сезгә барлык шартлар тудырылган, – дип теләде ул.

“Орешник“ ял паркындагы модульле чаңгы базасында Әлфия Когогинаны чаңгычылар каршы алды.

–       Шундый матур табигать кочагында урнашкан чаңгы базасы әгерҗелеләрнең яратып йөри торган урыны булуына шикләнмим. Мондый уңайлыклары булган база хәтта күп кенә зур шәһәрләрдә дә юк әле. Шуңа бирегә сөенеп йөрегез. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл булуын онытмагыз, – диде депутат.          

Алдагы тукталыш туган якны өйрәнү  музеенда булды. Биредә экспонатлар күп булса да, бинаның кысанлыгы тарихи эшчәнлекне тулы көченә алып бару мөмкинлеге бирми. Музей хезмәткәрләре депутатка музейны иркенрәк урынга күчерүдә ярдәм күрсәтүен үтенеп мөрәҗәгать иттеләр.

–       Сезнең фикер белән килешәм. Әмма шушы кысан гына урында да сез Әгерҗенең барлыкка килүен дә, нинди тарихи чорларны узуын да, бүгенгесен дә чагылдыра алгансыз. Тарихка кызыксыну тәрбияләвегез игътибарга лаек, – диде ул.

Урын кысанлыгы белән бәйле проблема Әгерҗе сәнгать мәктәбенә дә хас: 60 урынга исәпләнгән сәнгать йортында бүген 300гә якын бала шөгыльләнә. Чыгышларын тәкъдим итәр өчен үзләренең концерт заллары да юк. Югыйсә, укучылар бик күп төрле уен коралларында уйныйлар, кашыкчылар ансамбле эшли. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алалар. Әлфия Когогинага да сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең бик матур чыгышлары тәкъдим ителде.  

–       Мин сезнең чыгышларны карап, чын мәгънәсендә, ләззәт, рухи ял алдым. Үзем дә сигез ел сәнгать мәктәбенә йөрдем. Әмма без йөргәндә бөтенләй башка шартлар иде. Мин сезгә бүген бераз көнләшеп карыйм хәтта. Нинди генә уен коралларында уйнамыйсыз! Ә укытучыларыгыз нинди осталар! – дип соклануын белдерде ул.

–       Яңа сәнгать мәктәбе төзүгә килгәндә, тырышып карарбыз, – дип йомгаклады депутат очрашуны.

 Ххх

Әлфия Когогинаның Әгерҗегә эшлекле сәфәре район хакимиятендә халыкны кабул итү белән тәмамланды. Бу көнне халык илчесенә өч шәһәрдәшебез мөрәҗәгать итте. Сорауларның барысы да торак шартларына кагылышлы иде.  

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International