Салагыш кызлары – чит илләрдә

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Татар авыл мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының ел саен югары уку йортларына БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүе - безнең өчен куанычлы күренеш. Бу үзе үк туган телнең дәрәҗәсен күтәрә торган күрсәткеч булып тора. Шулай ук үз телеңне камил белү - чит телләрне өйрәнүдә дә "күперчек" ролен уйный. Шушы фикерне дәлилләү өчен мәктәпне 2015 елны Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбен тәмамлаган ике укучыбыз - Булатова Фирая Фәрит кызы һәм Минехуҗина Илгизә Фәнис кызлары турында язарга булдым.

Фирая - Казан Федераль университетының Алабуга институты чит телләр факультетында инглиз, немец (алман), кытай телләрен (өстәмә рәвештә), Илгизә дә Ижау дәүләт университетының телләр институтында шул ук фәннәрне өйрәнә. Алар икесе дә тәрҗемәче булачак. Хәзерге көндә III курс студентлары.

Кызлар мәктәптә үк үзләренең кем булачагын беләләр иде. Максатчан уку - математика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз телләре буенча имтиханнарны югары балларга бирүгә этәргеч булды. Инглиз теленә мәхәббәтне Татьяна Николаевна Савина уятты. Югары сыйныфларда даими рәвештә укучылар белән эшләүнең нәтиҗәсе иде бу. Кызлар укытучыга рәхмәтле икәнлекләрен әйтәләр. Гомумән, мәктәптә алган белемнәрнең һәрвакыт кирәк икәнлегенә алар узган җәйдә үзләре дә ышандылар.

Кем уйлаган, тыныч холыклы Фирая үз теләге белән Германиядә ДААД программасы (Германская служба академических обменов) буенча үткәрелә торган җәйге телләр өйрәнү курсларына барыр дип! Моның өчен, билгеле, "5" кә генә укучы кызга күп төрле сынаулар үтәргә кирәк була.

70 илдән килгән студентлар белән бергә 3 атна буена Ахен шәһәрендә немец һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү буенча дәресләр алалар. Фирая экономик юнәлештәге курсларны сайлый. Укыганнары өчен ДААД хәтта стипендия дә түли.

Буш вакытларда экскурсияләргә йөртәләр. Европадагы иң зур фәнни үзәктә (Юлихта), Моншау, Бонн, Дюссельдорф, Кельн шәһәрләрендә, Париж(Франция), Амстердамда(Нидерланд) булуларын сөйләгәндә, мин, өлкән буын вәкиле, шаккатып һәм сөенеп тыңлап утырдым. Бер бүлмәдә яшәгән Мексика кызы белән алар инглиз телендә аңлашкан.

"Бу җәй минем өчен бик истәлекле булды, мин әти-әниемә рәхмәтлемен, алар миңа каршы килмәделәр, ярдәм дә иттеләр", - ди Фирая.

Ә Илгизәнең "Work and travel" ("Работа и путешествие") программасы буенча Америкага баруы - авыл халкы өчен шаккаткыч хәл булды. Ул июнь - сентябрь айларында Нью-Йоркта 9-17 яшьлек балалар өчен табигатьтә оештырылган лагерьда эшли. Максаты - инглиз телен аралашу аша ныклап өйрәнү була. Мәскәү - Париж- Нью-Йорк һава юлын 9 сәгать үтүе, берүзе Парижда икенче самолетка күчеп утыруы, Америкада хәтта туганнарын эзләп табуы - безнең Илгизәнең исеме җисеменә туры килүен күрсәтә. "Кечкенәдән үк чит илгә сәяхәт турында хыялландым", - ди ул. Ниһаять, 20 яшенә әти-әнисе бүләк ясыйлар: юлга, яшәү өчен зур гына сумма акча кирәк була. "Әти-әниемә зур рәхмәт, алар миңа ышанып, ерак юлга үзләренең фатихаларын бирделәр", - ди ул. (Ә эшләгән өчен акча соңыннан счетка күчерелгән!).

Россиядән икәнлеген белгәч, рус теленнән инглиз теленә тәрҗемә итәргә офиска да чакыралар. Илгизә анда да сынатмый, шуңа күрәдер, икенче елга да эшкә чакыралар.

"Чит континентта үзеңне ничек хис иттең", - дигәч, "тел белү - кыенлык тудырмады, кешеләрнең ягымлы, ярдәмчел булулары да һәрвакыт миндә ышаныч тудырды", - диде. Бер атна ирекле вакыт бирелгәч, Илгизә Нью-Йорк, Манхеттен шәһәрләрендә, истәлекле урыннар белән танышып, үзе генә йөргән.

Шулай итеп, гади татар авылыннан ике кызыбызның дөнья буйлап сәяхәт кылуы - телләр өйрәнүдә чикләр юк икәнлегенә бер мисал булып тора. Ә аның нигезе - үз туган телеңне яхшы белү, аны ярату, дип уйлыйм мин.

Бу язмам бүгенге көндә чыгарылыш имтиханнары алдында торучы 11 нче сыйныф укучыларына бер нәсихәт булсын иде. Күп нәрсә укучының үзеннән, аның максатчан укуыннан, ата-ананың баласы язмышы өчен битараф булмавыннан торуын күп еллык педагогик стажыма таянып әйтә алам.

 

 

Шәрипова Лениза, ветеран укытучы,
Салагыш авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International