Ижауда сәләтле, уңган-булган, оста кызлар арасында "Татар кызы" бәйгесен уздыру - матур традиция. Быел әлеге бәйгедә Әгерҗе кызы Аидә МӘГЪДӘНУРОВА да катнаша. Бу - аның күптәнге хыялы.
Аидә, 1нче гимназияне тәмамлап, ИжГТУда икътисадчы һөнәрен үзләштергән. Мәктәп елларыннан ук җырлап, бик күп конкурсларда җиңү яулаган иде ул. Хәзер Аидә ире Максим белән бер яшьлек улы Даниилны тәрбияли. Декрет ялында утыручы яшь әни үзен "Татар кызы"нда сынап карарга булган.
Кызлар башта анкета тутыралар. Аннан кастингка чакыру алалар. Анда кырык сәләтле татар кызы катнаша. Аидә, "Карлыгыч" җырын башкарып, финалга уза. Аның белән бергә Удмуртиянең төрле шәһәрләреннән финалга үткән сигез кыз да бу көннәрдә 30 мартта булачак бәйгегә бик җитди әзерлек эшләре алып баралар.
Финалга узган кызларга "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулау мөмкинлеге дә бар. Моның өчен кәрәзле телефоннан СМС-хәбәр юлларга кирәк. Аидә Мәгъдәнурова өчен 5533 номерына 1101 кодын язу мөһим. Әйдәгез, Әгерҗе кызы өчен бергәләп тавыш бирик, дуслар! Аидәнең җиңүе өчен бергәләп җан атыйк.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.