Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме узды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗенең иң борынгы урамнарының берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында бәйрәм узды. Урам бәйрәмен оештыручы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 - Татарстанда Лев Толстой елы.

Башкалабыз Казанда да, республикабыз шәһәрләрендә күренекле язучы исемен йөртүче урамнар күп. Әгерҗедә дә Толстой урамына 1850 еллар тирәсендә нигез салынган дигән мәгълүмат бар. Бирегә иң беренче булып Мулламәхәммәт Акбашев һәм Гыйләҗ бабайның бабалары урнашкан, диләр. Хәзер анда 148 кеше гомер кичерә.

- Мин әлеге урамда алтмыш ел яшим. Балачагым, яшьлегем шушында узды. Җәмәгатем Галиәхмәткә кияүгә чыккач, әниләрдән өч кенә өй куеп яңа йорт салып чыктык. Хәзер төп йортта энебез Рамил белән киленебез Гөлсинә гомер кичерә. Үзем үскән урамда төпләнеп калуыма һич кенә дә үкенмим. Бу урам шунысы белән дә күңелемә якын, дистә йортны ташчы әтием төзегән, - диде Рәйсә апа Низамбиева.

- Ә без үскәндә дүрт өйдә игезәкләр бар иде. Сыңарым Нәзирә белән мин, Кочетковлар, Кәримовлар, Никандровалар бик тату, дус үстек. Урам тулы бала-чага иде. Бик сагындыра ул вакытлар. Бүген бәйрәмгә килгәч урамдашларны күреп бик сөендем. Алар белән бәйле күпме хатирәләр яши күңелдә, - диде Нәзирә Мөхтәсипова.

 Толстой урамы халкын бәйрәм белән «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров котлады һәм 20 ел урам өчен җаваплы вәкил булган Флүрә Акбашевага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйрәмдә озак еллар үрнәк гаилә булып яшәүче парлар ЗАГС идарәсенең, уңган бакчачылар «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының, китап укырга яратучылар үзәк китапханәнең Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Чит балаларны үзләренеке кебек тәрбияләүче гаиләләр дә хөрмәтләнделәр.

Толстой урамында гомер-гомергә уңган-булган хезмәт кешеләре, утны-суны кичкән ветераннар яшәгәннәр. Аларның лаеклы эшләрен хәзер яшьләр дәвам итә.

Бәйрәмне сәхнә осталары Эдуард Мираев, Ләйсәния Нурмөхәммәтова, Чулпан Нурмөхәммәтова җырлары бизәделәр. Гөлнара Айдарова, Дамира Галләмова, Фирдания Сәлимгәрәева шигырьләр белән баеттылар.

Район Мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, бәйрәмне оештырган Гөлнара Илвартовна җитәкчелегендәге үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективына тирән рәхмәтен белдереп, картина бүләк итте.

Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Кунаклар казанда пешкән ботка, хуш исле чәй, Толстой урамының уңган ханымнары пешергән тәм-томнар белән сыйландылар. Аннан күңелле уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International