Әгерҗе районы егетләре армиягә җыена

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районыннан 188 егеткә повестка тапшырылды. Аларның 31е армия сафларына китәчәк.

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итә.

Беренче булып районнан өч егет солдат каешы буа. Алар, якыннары, дуслары белән бер елга аерылып, 23 апрельдә юлга кузгала.

4 майда, матур традиция буенча, булчак солдатлар өчен Хәрби чакырылыш көне уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International