Кырынды китапханәсендә “Шәльяулыгым – күңел бизәгем“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Салават күпере төсләренең балкышын хәтерләтеп яулык, шәлләр белән бизәлгән китапханәдә аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәче Фәридә Артемьева таныштырды.

Яулыкларның матурлык, сәламәтлек, әдәп-әхлак өчен  әһәмияте турында мәчеттә дини белем бирүче мөгаллимә Рәйсә Кәримуллина тәфсилләп сөйләде. Кичә барышында яулык, шәлләр турында халкыбыз җырлары башкарылды, шигырьләр тыңланды. Бу чарада катнашучылар, яулыклар алып килеп, аларны бүләк итүчеләр турында искә алдылар. Рузилә Шәбетдинова яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Яулык сатучылар такмаклары, Кырынды бакча-мәктәбе укытучылары һәм тәрбиячеләрнең биюләре белән матур үрелеп барган бу бәйрәм халкыбызның күңел байлыгын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International