“Кәефең ничек, райондаш?“ рурикасында һәрвакыттыча райондашларның хәлен белештек.
Эльза КӘРИМОВА,
Исәнбай авылы:
Нурлыгаян СИТДЫЙКОВ,
Кичкетаң авылы:
Көтү чират буенча, дүртәр кеше чыгабыз. Авылдагы дүрт урамнан сыер һәм таналарны авыл башына җыеп киң-иркен болынга җибәрәбез. Малларыбыз Иж буена кадәр рәхәтләнеп таралып ашыйлар. Алар елгага су эчәргә төшеп ял иткәндә үзебез дә балык тотып, уха пешереп сыйланабыз. Бездә көтүче йә машина, йә трактор, йә мотоцикл белән йөри. Безнең өчен көтүгә чыгу табигатькә ял итәргә барып кайткан кебек.
Иртән көтү куганда күршеләрнең хәлен беләбез. Көтү каршыларга килгәч бөтен авылдашлар белән күрешәбез. Шуңа көтү чыкканын ел саен көтеп алабыз.
Мәүлидә РӘИМОВА,
Шаршады авылы:
Ахшам, ястү намазларын бергәләп уку күңелебезгә яктылык өстәде. Мәҗлестә Шаршады мәчете имамы Ришат хәзрәт Латыйпов уразаның әһәмияте, файдасы турында тирән эчтәлекле вәгазь укыды.
– Бик саваплы, изге гамәл бу. Мәсгудә–Илтотар Гыйззәтуллиннарның кызлары үрнәгендә күмәк ифтар ашлары үткәрү киләчәктә мәхәлләбездә традициягә әйләнсен иде. Барчагызга Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим, – диде ул.
Сеңелләрем гаиләләрендәге тәрбиягә алынган 18 бала да ифтар ашы белән сыйландылар. Шаршады һәм Сәхрә авылларындагы мәчеткә килә алмаган олы яшьтәгеләр, авырулар, ятимнәргә мәҗлес сыйларын өйләрендә авыз иттердек.
Светлана СОБОЛЕВА,
Әгерҗедәге “Альфа“ ТОСы җитәкчесе:
– М.Горький урамы 2А йортында “Альфа“ ТОСы оештырылуына дүрт ел тулган көнне традицион рәвештә зурлап билгеләп үттек. Бәйрәм котлаулардан башланды. Аннан йортыбызда яшәүче сәнгать осталары – Әнисә Сергеева (Верка-Сердючка), Мария Соболева (Валерий Леонтьев), Әлфия Әнвәрова (Надеҗда Кадышева, “Золотое кольцо“), Инна Лепихина (Сергей Жуков, “Руки вверх“) җырлы сәламнәрен ирештерделәр. Күмәк-җыр биюләр чарага бәйрәм рухы өстәде. Күңелле уеннар да оештырдык. Аларда олысы-кечесе дә, бәйрәмгә күрше-тирәдән килүчеләр дә бик теләп катнашты. “Чират кемдә?“ уенында төрле халыкларның биюләрен башкардык.
ТОСның туган көн бәйрәмен зур табын тирәли “Каравай“ны җырлау белән тәмамладык.