Кырындыдан Фирая–Альфред СОЛТАНОВлар ике ел эчендә кошлар санын да, яшь кошлар, кош итен һәм аларның йомыркаларын сатуны да күп тапкырга арттыра алганнар. Моның нигезендә тынгысызлык, тырышлык, үҗәтлек ята. Алар бүген дә – эзләнүдә.
Кемдәдер “ни өчен ике ел эчендә?“ дигән сорау туар. Нәкъ шуның кадәр вакыт элек без, алар хуҗалыгында булып, мунчада бытбылдык һәм тавык чебиләре үрчетә башлауларын күреп кайткан идек. Ике ел эчендә күп кенә үзгәрешләр булган биредә.
БЫТБЫЛДЫКЛАРНЫҢ – ҮЗ “ЙОРТЫ“
Беренчедән, бытбылдыклар өчен аерым бина төзеп куйганнар.
Бүген әлеге бинада 2,5 меңләп бытбылдык үрчетәләр.
Бытбылдыкларның салган йомыркалары да аерым урынга төшеп бара. Ә хуҗабикәгә аларны савытларга җыясы гына кала.
АЯГЫҢ ТӘПЕЛДӘМӘСӘ, АВЫЗЫҢ ЧӘПЕЛДӘМИ
Бытбылдык йомыркаларын һәм итен сатуга килгәндә, беренче чорлар белән чагыштырганда, монысы да җайга салынган.
Әйе, Әгерҗедә һәр ярминкәдә күрергә була бу тырыш гаиләне. Биредә үз сатып алучылары да бар инде аларның. Ярминкәләр вакытында алар палаткасы яныннан бервакытта да кеше өзелми. “Көзге ярминкәләр аеруча уңышлы үтә“, ди Фирая. Бытбылдык йомыркаларын Әгерҗедә райпо кибетләре, Харисовларның “Авылдаш“ кибетләре аша да сатуны җайга салганнар.
Әйе, “аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәмәс“ дип юкка гына әйтмиләр шул.
Бытбылдыкларны сую эшен дә өмә белән бергәләп башкаралар алар.
ТУДЫРУ ЙОРТЫ, ЯСЛИ, УРТА ТӨРКЕМ...
Солтановларның өй эчендә берничә инкубатор тора. Аларда бытбылдыклардан тыш каз, үрдәк, индоутка бәбкәләре, бройлер чебиләр дә чыгаралар.
Әле хәзер дә андагы кошлар саны йөзләр белән исәпләнә. Чын кошлар патшалыгы, диярсең.
ИРТӘНГЕ ДҮРТТӘН – АЯГӨСТЕ
Кошлар тук булсын өчен Альфредка һәр көнне иртәнге сәгать дүрттә йокыдан торырга туры килә.
Ничек кенә мәшәкатьле булмасын, шушындый тормыш ошый, диләр Ижауда эшләп лаеклы ялган чыкканнан соң Кырындыга кайтып төпләнгән Солтановлар.
Аларга хас үҗәтлек, тынгысызлык, максатчанлык кебек сыйфатлар бу проблеманы чишүдә дә ярдәм итми калмас.