Кырынды авыл җирлегенә керүче кечкенә генә Хор.Ключ авылында 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә зур әһәмияткә ия чара узды. Шушы авылда яшәүчеләрнең тырышлыгы белән сафка баскан хәтер тактасы ачылды.
Бу авылда сугыш ветераннары инде калмаса да, күрше Кырындыда яшәүче 97 яшьлек хөрмәтле ветеран Мөнәвәрә апа Яхина чарага кунак итеп чакырылган иде. Бик күпләрнең беренче укытычысы булган, илебездә сугыш башлангач фронтка киткән Мөнәвәрә апа сугыш хатирәләрен хәтерендә яңартканда йөрәк кысылып, күзләр яшьләнде.
Бик күпләр хатирә яңартты бу көнне. Сугыш чоры балалары әтисез үскән балачакларын күз яшьләре аша искә алса, әтиләре сугыштан исән-сау кайтканнар алар турында олы хөрмәт белән сөйләделәр. Тыл ветераны Гафият ага Масков сөйләгәннәр чарада катнашучыларны аның ачлы-туклы узган яшүсмер елларына алып кайтты. Хор.Ключтагы бердәнбер урамга исеме бирелгән сугыш каһарманы, авылдашлары Гафур Миннекәевны да искә алдылар. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән батыр була ул.
Сугыш турындагы моңлы җырлар, үзәк өзгеч шигырьләр белән үрелеп барган чара Төрдәле мәчете имам-хатибы Зөфир хәзрәт Зариповның Коръән укуы һәм дога кылуы белән тәмамланды. Әлеге гамәлләр хәтер тактасында урын алган сугыш ветераннары рухына дога булып барып ирешкәндер.