Республика Программасы буенча Девятерня авылының Су юлы һәм Югары урамнарында июнь азагында ремонт эшләре башланды. Бу көннәрдә юлчылар кызу эш алып баралар: юлның бер катламы алынды, аның урынына ком салына. Урам башларына яңгыр сулары агу өчен торбалар салынды.Тигезләгәннән соң, юлга вак таш түшәләчәк. Юл хезмәткәрләренә авылдашларыбызның рәхмәте чиксез!