Алиментларны түләттерү буенча бердәм кабул итү оештырылды

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Әти-әниләре алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокук ярдәме күрсәтүнең бердәм көне кысаларында суд приставлары бүлеге урнашкан бинада халыкны кабул итү оештырылды.

Әлеге чарада суд приставы-башкаручы Елена Молчанова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова һәм социаль хезмәтнең башка вәкилләре катнашты.  

Алимент түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклауда ярдәм сорап дүрт райондашыбыз килгән иде. Аларга кагылышлы булган эшләрдә алимент түләү буенча бурычлар йөз меңнәр белән исәпләнә.  Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсы игътибар белән тыңланып, тиешле киңәшләр бирелде.

Киләсе айда мондый кабул итү 2 октябрьдә уздырылачак. Алимент түләүгә кагылышлы сораулар белән 21153, 25333 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International