Балалар китапханәсендә "Бердәм мәдәният дәресе" узды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында биш ел дәвамында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты уңышлы тормышка ашырыла.

2018 елның 19 сентябрендә безнең район мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Бердәм мәдәният дәресе үткәрелде. Үзәк балалар китапханәсендә 2 нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары өчен Бердәм мәдәният дәресе оештырылды (сыйныф җитәкчесе Рассулова Л. Х.). Балалар өчен туган якның, республиканың мәдәни традицияләре турында әңгәмә әзерләнгән иде, мәдәни көндәлекне тантаналы рәвештә тапшыру һәм проектны тәкъдим итү оештырылды (проект кысаларында үткәрелә торган кагыйдәләр һәм конкурслар турында мәгълүмат бирү).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International