Әгерҗенең яшь инспекторлары рейдка чыкты

2018 елның 21 сентябре, җомга

Бүген шәһәрнең иң күп кеше йөри торган урыны – 3нче мәктәп янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик чара узды.

1нче гимназиянең 5а сыйныф укучылары ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары Ләйлә Йосыпова һәм Айдар Әхмәтшин белән “Җәяүле кичүе“ акциясе уздырдылар.

  • Әлеге акция – бишенчеләр өчен беренчесе. – Узган ел өлкәнрәк сыйныф укучылары, “Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесендә җиңү яулап, Чаллыда узган зона ярышларында катнаштылар. Быел эстафетаны бишенчеләргә тапшырдылар. Без яшь инспекторларның да сынатмаячагына ышанабыз, – диде җитәкчеләре Светлана Галләмова.

Укучылар юл кичүе янына буяулар ярдәмендә “Баланың кулыннан тот“, “Юлның куркынычсыз булуына инан“ дигән кисәтүләр яздылар. Машина йөртүчеләргә һәм өлкән җәяүлеләргә “Юллардагы куркынычсызлык“ дигән белешмәлекләр, ә балаларга яшь җәяүле дәфтәрләре тараттылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International