Тиздән референдум. Бер генә сорау да җавапсыз калмаячак

2018 елның 2 ноябре, җомга

Район башлыгы Валерий Макаров «Референдумга кагылышлы бер генә халык соравы да җавапсыз калырга тиеш түгел " дигән бурыч куйды.
Исегезгә төшерәбез: 18 ноябрь көнне Әгерҗедә һәм авылларда үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узачак. Халык үзара салым күләмен һәм әлеге акчаларны тоту максатларын үзләре билгели. Шунысы куанычлы, быел да җыелган һәр рубльгә Татарстан Хөкүмәте дүрт сум өстәячәк.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр дә сезне референдумга кагылышлы сораулар борчый икән, нинди дә булса идеяләрегез, тәкъдимнәрегез булса, сез бу хакта 22955 телефоны буенча район башкарма комитетына яки 22861, 22962 телефоннары буенча район газетасы редакциясенә хәбәр итә аласыз. Бер генә сорау да җавапсыз калмаячак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International