Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Шадрина Анна Степановнага бүген 95 яшь тулды.
Юбилей көнендә Анна Степановнаны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Римма Гыйльметдинова котлады. Россия Президенты һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаровның котлау открыткаларын, шулай ук бүләк тапшырып, ул ветеранга нык сәламәтлек, якыннарының җылысын һәм мәхәббәтен теләде.