Талантлар "Салават күпере" балалар иҗат йортында «Искиткеч вожатый» конкурсының муниципаль этабы узды. Районның 6 укучысы катлаулы педагогик ярышларда катнашты.
Бима, Девәтернә, Кадыбаш, Красный бор мәктәпләре һәм 4 нче мәктәп, шулай ук Сарсак-Омга лицее укучылары да бар иде.
Вожатыйларның осталыгы визит карточкасы, интеллектуаль викторина, мастер-класс үткәрү, педогогогик хәл кебек конкурслар ярдәмендә тикшерелде.
Бу, чыннан да, җаваплы сынаулар иде. Әмма алар барысы да лаеклы үтте.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә килеп чыкты:
1 урын - Семенов Владимир, Бима урта мәктәбе
2 урын - Гаврилова София, Сарсак-Омга лицее
3 урын - Хурматова Карина, Әгерҗе шәһәренең 4 нче урта мәктәбе
Актив катнашкан өчен Шәяхмәтова Эльвира (Девятерня), Хуҗина Регина (Красный Бор) һәм Закирова Ләйсән (Кадыбаш) бүләкләнделәр).