“Созвездие–Йолдызлык-2019” фестивале старт алды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Район Мәдәният сараенда яшьләрнең XIX ачык республика телевизион “Созвездие–Йолдызлык-2019” эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы уздырылды.

Анда балаларның вокал, хореография, сүз сәнгате буенча осталыкларын мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри составында үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева, район Мәдәният бүлеге методистлары Ләйсән Тимуршина, Оксана Михайлова, яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева бар иде.

–  “Созвездие–Йолдызлык” фестивалендә катнашырга теләүче балалар елдан-ел арта. Вокал буенча катнашырга теләк белдерүче унбер баланың икешәр җырын тыңладык. Талантлылар арасыннан иң-иңнәрен сайлау җиңел булмады, – диде жюри рәисе Татьяна Сергеевна.

Муниципаль этапта җиңүчеләр 9-10 март көннәрендә Менделеев шәһәрендә узачак зона этабында катнашачак. Уңышлар сезгә, яшь талантлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International