Кичә Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган велоузыш үтте.
Катнашучылар Кодаш, Биектау, Иж-Бәйки, Иж-Бубый авыллары аша уздылар. Һәр авылда да велоузышта катнашучыларны зур әзерлек белән каршы алдылар. Солдат боткасы, тәмле чәй белән сыйладылар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташаларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алар хөрмәтенә куелган обелискка веноклар салу да оештырылган иде.