ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

90 яшьлек олуг юбилеен Галия әби ХУҖИНА җәмәгате янәшәсендә каршы ала. Сәетҗан ага белән иңне-иңгә куеп 63 ел гомер кичерә ул. Үтәгәндә туып-үскән Галия яшьтәше, Исәнбай егете Сәетҗан белән Ижауга бәхет эзләп киткән җирендә таныша. Яшьләр өйләнешәләр. Яшь әти-әнине сөендереп Тәнзилә һәм Фәнил дөньяга аваз сала. Авыл кешеләренә хас эшчән,...

"Тарихны барлау - бик кызыклы һәм мавыктыргыч эш икән. Тарих дөньясына бер кереп киткәч, һич аерылып булмый", - диләр Кодаш мәктәбе бинасының бер өлешендә музей булдырып, бүген шунда экспонат туплау белән шөгыльләнүче лаеклы ялдагы ханымнар. Аларның бу эш белән шөгыльләнә башлауларына ике-өч ел гына әле. Мин башлангыч мәктәптә әйләнә-тирә дөнья...

Ярату, сабырлык, түземлек, зирәклек, бер-береңә хөрмәт, ихтирам... Һәр гаиләнең нигезендә иң элек шушы сыйфатлар ятадыр. Мин бәян итәргә теләгән Кадыбашның иң үрнәк, тырыш, сокланырлык пары да үзләре, уллары өчен генә түгел, әниләре өчен дә җан атып яши. Мәдинә-Илфәр ГАЙСИНнарның гаилә корып яши башлауларына тиздән утыз ел тула. Ә быел алар...

Иж-Бәйки авылы хат ташучысы Розалия АПАНАЕВА турында авыл халкыннан "бик төгәл, кешелекле, сабыр" кебек сүзләр генә ишетергә мөмкин. Гомере буе туган авылы кибетендә сатучы булып эшләгән сәүдә ветеранының бу тармакта эшләвенә ике генә ел әле. Әмма шушы вакыт эчендә дә авылны ничә тапкыр урарга, күпме йортның капкасын шакырга, ничәмә-ничә авылдашына...

Иң матур, иң гүзәл, иң якты бәйрәм 8 Март уңаеннан район Мәдәният сараенда Актанышның "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле куйган концерт хатын-кызларыбызга, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләге булды. - Сез - тормыш тоткасы, гаилә җылысын саклаучы, эштә уңай мохит тудыручы көчле рухлы, уңган-булган, нәфис затларыбыз. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, -...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International