ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Быел Әгерҗедә борынгыдан калган матур традицияне яңартып, шәхси секторда яшәүчеләрдән милли бәйрәмебез Сабан туена бүләк җыюны оештыралар.

Изге Рамазан аен уздыру өчен Әгерҗе районына Төркиядән Мәхмәт хәзрәт Төркарслан һәм Хәсән хәзрәт Йылдырым килүе хакында хәбәр иткән идек инде.

Моннан биш ел элек “Нәүрүз“ ширкәтенең “Кадыбаш“ бүлекчәсендә нәселле үгезләрне симертү пункты ачылган иде. Биредә тәүлеккә 900 граммга кадәр артым бирүче терлекләр дә бар. Аның үзенчәлеге шунда: бозаулар ел әйләнәсе ачык һавада тәрбияләнәләр.

Сабан туена берәр атна кала бәйрәм уза торган һәр авылда мәдәният хезмәткәрләре борынгыдан калган бүләк җыю традициясен яңарталар.

Быел Әгерҗедә узачак милли бәйрәмебездә беренче тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе  оештырыла.

20 июньгә кадәр Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә “Кәгазьгә тормыш бүләк ит“ акциясе игълан ителә.

“2017-2020 елларга ТРда эш башлаучы фермерларга ярдәм“ программасы җиңүчеләре игълан ителде.

Әгерҗедәге “Кировское“ ТОСы, республика программасында катнашып, 500 мең сум грант откан иде.

Исмагилов Касыйм Солтан улы 1923 елның 16 октябрендә Касай авылында дөньяга килгән. 1942 елның 3 нче маенда армиягә алына. Ул вакытта аңа 18 яшь була. Ижау  шәһәрендә 2 ай  укуларда булганнан соң Курск  юнәлешенә сугышка җибәрәләр. Анда яраланып, дәваланып чыкканнан соң 3 нче  Белоруссия  фронтында, генерал-полковник Черняковский командалыгындагы 28нче армия, 55 дивизия. 164 нче стрелковый полк, автоматчылар ротасында Германиянең Лейпциг  шәһәрендә сугышны тәмамлый.

Бөек Җиңү көне алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән ветераннарны “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләү турында указны имзалады. Безнең районда мондый медаль 15 ветеранга тапшырылырга тиеш иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International