Әлфия Когогина: Милли сүз фондын төзү рус телен яклауга һәм саклауга юнәлтелгән

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы тарафыннан Милли сүз фонды федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыруны күздә тоткан закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Закон проекты соңгы өч гасыр эчендә барлык сүзлекләр җыелачак рус теле турында бердәм цифрлы ресурс булдыруны күздә тота. Бу бушлай, һәркем файдалана алырлык һәм верификацияләнгән порталда һәрберсе сүз язуның һәм басым куюның дөреслеген тикшерә, сүзнең мәгънәсен белә, синоним яки канатлы гыйбарә сайлап ала. Милли сүз фонды Россия Федерациясенең дәүләт телен саклап калу, гомуми грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәчәк».

Милли сүз фонды норматив сүзлекләрнең төп структур берәмлекләре, шулай ук рус әдәби теле нормаларын үстерү турындагы мәгълүматларны теркәүче сүзлекләрдән торачак.

Фондның операторы һәм заказчысы булып Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тора, ул фондны төзүне, үстерүне, эксплуатацияләүне, андагы мәгълүматны эшкәртүне, шулай ук аны гражданнарга, оешмаларга, дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына бирүне тәэмин итә.

Фонд турында, шул исәптән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының вәкаләтләрен билгели торган нигезләмә, аны формалаштыру тәртибе һәм чыганаклары, алып бару тәртибе, структурасы, фондтагы мәгълүматны бирү, эшкәртү һәм саклау тәртибе РФ Хөкүмәте тарафыннан раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International