Күчемсез милекне электрон рәсмиләштерү - Татарстан Росреестры өчен өстенлекле юнәлеш

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Росреестрына күчемсез милекне рәсмиләштергәндә 500 меңнән артык онлайн мөрәҗәгать кергән, агымдагы елның ике аенда - 56 меңгә якын.


Бу һәм башка саннар бүген Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет утырышында яңгырады. Онлайн режимда узган очрашуның төп темасы күчемсез милек базарының һөнәри катнашучылары: кредит оешмалары, төзүчеләр һәм кадастр инженерлары белән электрон багланышлар булды.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2023 елда электрон рәвештә хисап-теркәү гамәлләренә 500 мең тирәсе гариза бирелгән, агымдагы елның ике аенда - 56 меңгә якын.  Шул ук вакытта базарның һөнәри катнашучыларыннан мөрәҗәгатьләр өлеше: дәүләт хакимияте органнарыннан һәм җирле үзидарә органнарыннан - 100 %, банклардан һәм төзүчеләрдән - 85-90 % тәшкил итте.

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Айназ Әхмәтов хәбәр иткәнчә, гражданнар һәм базарның профессиональ катнашучылары белән электрон хезмәттәшлекне үстерү эшенең мөһим юнәлеше булып ипотеканы цифрлаштыру тора:


«Татарстан Росреестры 2021 елның сентябреннән «24 сәгать эчендә электрон ипотека» проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Шуның нәтиҗәсендә хәзерге вакытта Татарстанда бер эш көне дәвамында әлеге проект буенча кредит оешмаларыннан 96% тәкъдим ителгән мөрәҗәгатьләр карала».

Күчемсез милекне электрон рәвештә рәсмиләштергәндә барлыкка килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен, Татарстан Росреестры тарафыннан махсус төзелгән чат-бот ярдәмендә банклар һәм төзүчеләр белән көн саен хезмәттәшлек итү процессы җайга салынган. Моннан тыш, кредит оешмалары вәкилләре, төзүчеләр, шулай ук кадастр инженерлары белән даими рәвештә "түгәрәк өстәлләр" уздырыла.

Исегезгә төшерәбез, документларны кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү электрон рәвештә Росреестр порталы яки РФ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин, анда Росреестр барлык кирәкле хезмәтләрне алып чыккан.

2024 елда Татарстан Росреестры хезмәтләрне цифрлаштыруны арттыру буенча эшне дәвам итәчәк, чөнки дәүләт хезмәтләрен алучылар өчен бу уңайлы, тиз һәм теләсә кайсы вакытта мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International