25 февральдә Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә
“1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшырылды. Сәламәтлекләре бик үк әйбәт булмаганга күрә, медальләр аларның өйләренә китереп тапшырылды. Ветераннарны “Агро –Кама” ширкәтенең 2 филиалы директоры Кәрамиев И.М. һәм авыл җирлеге башлыгы Ногоманов М.М. тәбрикләде.