Аны Яңа Эсләкнең Мичурины дип йөртәләр

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа Эсләк авылында яшәүче Галия апа СИБГАТУЛЛИНА 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазановны ишегалдына ук чыгып каршы алды. Тугызынчы дистәне вакласа да, Галия апаның елларга бирешмәвенә, җил-җил атлап йөрүенә сокланып куйдык.

Моның сере – тормыштан тәм һәм ямь табып яшәүдә.

–       Гомер буе эш яраттым. Әле хәзер дә тик тора алмыйм. Тынгысыз, хәрәкәтчән булгангадыр инде, картлык та миннән курка, – ди ул шаяртып.

...Дүрт малайдан соң көттереп туган төпчек кыз булса да, Галиягә иркәләнеп үсәргә язмаган. Ул 7 сыйныфны тәмамлаганда сугыш башлана. Бу дәһшәтле елларда Галиягә дә колхозда ат җигеп төрле эшләр башкарырга туры килә. Минзәләгә ашлык илткәндә күргән газапларын оныта алмый ул. 1943 елда сөйгән егете Мәгъсумҗанны да сугышка алалар. Аны җиде ел вәгъдәсенә тугры калып көтеп ала Галия.

–       50нче елның ямьле маенда туган авылга кайткан Мәгъсумҗан озак та үтми миңа тәкъдим ясады. Сигез балалы гаиләгә килен булып төшсәм дә, кадер-хөрмәттә яшәдем. Каенанам-каенатама үз кызлары кебек күргәннәре өчен гомер буе рәхмәт укыдым, – ди Галия апа.

Мәгъсумҗан абый колхозда алдынгы механизатор була, ә Галия апа авыл кибетендә сатучы вазифасын башкара.  

–       Өлкән буын әнинең төгәллеге, намуслы булуы, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаруы турында әле дә олы хөрмәт белән сөйли, – ди кызы Рәзилә.

Сибгатуллиннар балаларында да кешелеклелек һәм хезмәт сөючәнлек кебек күркәм  сыйфатларны тәрбияләгәннәр. Әмма язмыш бу гаиләне бала хәсрәтләре белән дә сынаган. 36 яшьлек кызлары Рәмзияне, 44 яшьлек уллары Рафаэльне югалту ачысына ничек түзгәндер әти-әни йөрәге?! Алтын баганасы – Мәгъсумҗанын югалтканга да ун еллап вакыт узган инде.

–       Әле хәзер дә Мәгъсумҗанымны искә алмаган көнем юк. Нинди генә эш булса да, гел икәү башкардык. Ул багананың бер башыннан тотса, мин икенче башына барып ябыша идем, – ди Галия апа.

Бакча эшен бик яратканга Галия апага ире “Мичурин“ дигән кушамат та таккан була.  

– Гомер буе үзем үстергән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашадым. Хәзер кулдан эш төшсә дә, яз җиткәч һаман күңел бакчага ашкына. Тын алулары да рәхәт шул анда, – ди ул.

–       Галия апаның өлкән яшьтә дә актив булып калуына сокланабыз. Ул әле дә газета-китаплар укый. Ел саен эшмәкәр авылдашыбыз Альберт Арсланов ярдәме белән уздырылучы Авыл көнен көтеп ала. Көн дә Яңа Эсләк урамы буйлап әйләнеп кайта, – ди туганы кебек якын күршесе Фәния апа Хәмидуллина.

Тормышыннан канәгать булып, гомер көзен балалары, күршеләре белән бергә уздыруына  сөенә Галия әби. Үзе белән яшәүче кызы Рәзилә һәм кияве Рәфис – әниләренең олы терәге. Ижауда яшәүче кызы Фирдания дә, 8 оныгы, 13 оныкчыгы да – төп йортта еш кунак. Әле картлык сезнең йортны озак еллар эзләп тапмасын. Сезнең активлыкка күз тимәсен дип теләделәр кунаклар Галия апаны юбилее белән котлаганда.

Лилия Рәсулова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International