Әгерҗедә беренче тапкыр “Ел белгече“ бәйгесе узды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Районда беренче тапкыр балалар бакчасында эшләүче белгечләр арасында “Ел белгече“ бәйгесе уздырылды.

Анда биш бакчадан белгечләр осталыкларын сынадылар. Менә алар: 8нче, 5нче бакчалардан физкультура инструкторлары Венера Кошкарева, Елена Кузнецова, 1нче бакча логопеды Лилия Кавиева, 6нчы бакчадан рәсем буенча тәрбияче Эвелина Фарбаева, Красный бор бакчасыннан музыка белгече Гөлнара Сайранова. Бәйгенең барлык биремнәреннән дә югары баллар җыеп, Гөлнара САЙРАНОВА беренче урын алды. Аны олы җиңүе белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина котлады һәм Чаллыда узачак зона ярышында район данын лаеклы яклавын теләде. Зона этабында шулай ук икенче урынны алган Лилия Кавиева да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International